Биографиясе

1950 елның 7 февралендә Ленинград шәһәрендә туа.

1974 елда Ленинград дәүләт консерваториясен пианист буларак (Л.Б.Уманская классы) тәмамлый, ә 1977 елда музыкаль режиссура факультетында (М.Д.Слуцкая классы) диплом ала.

1978 елдан Мария театрында.

1987 елда Камера музыка театрын нигезли. Режиссер тарафыннан башта уйланылган иҗат лабораториясе, беркадәр вакыттан соң "Санкт-Петербург Опера" профессиональ дәүләт театрына әверелә.

Иҗаты

Юрий Александров – опера режиссеры, Россиядә, һәм шулай ук чит илләрдә эшли: аның спектакльләре АКШ, Италия, Төркия, Литва, Латвия, Белоруссия, Казахстан театрлары афишаларында, шул исәптән Арена ди Верона, Метрополитен Опера, Ла Скала, Мария театрында һәм дөньяның башка зур дәрәҗәле опера мәйданчыкларында күрсәтелә. Барлыгы аның тарафыннан Россия һәм чит илләрнең опера театрларында 200 дән артык спектакль куела.

Мария театры сәхнәсендә куелган спектакльләр:

  • «Колокольчик» һәм «Дон Паскуале» Гаэтано Доницетти,
  • «Королева мая» Кристоф Виллибальд Глюк,
  • «История Кая и Герды» Сергей Баневич,
  • «Дон Жуан» һәм «Свадьба Фигаро» Вольфганг Амадей Моцарт,
  • «Мавра» Игорь Стравинский,
  • «Аида», «Дон Карлос» һәм «Отелло» Джузеппе Верди,
  • «Семен Котко» Сергей Прокофьев (1999 елда «Иң яхшы опера спектакле», «Иң яхшы опера режиссеры», «Иң яхшы опера рәссамы», «Иң яхшы опера дирижеры» номинацияләрендә «Алтын битлек» милли театраль премиясенә лаек була),
  • «Нос» Дмитрий Шостакович (2004 елда «Операда иң яхшы режиссер эше» номинациясендә Санкт-Петербургның «Золотой софит» югары театраль премиясенә лаек була),
  • «Мазепа» Петр Чайковский (2007 елда «Иң яхшы опера спектакле» номинациясендә Санкт-Петербургның «Золотой софит» югары театраль премиясенә лаек бул),
  • «Царская невеста» Николай Римский-Корсаков һәм башкалар.

"Санкт-Петербург Опера" сәхнәсендә куелган спектакльләр:

  • «Обручение в монастыре» Сергей Прокофьев (2011–2012 елларда опера театры сезонында иң яхшы спектакль буларак Санкт-Петербургның «Золотой софит» югары театраль премиясе),
  • «Паяцы» Руджеро Леонкавалло (2009–2010 еллар сезонында иң яхшы опера спектакле буларак Санкт-Петербургның «Золотой софит» югары театраль премиясе, «Алтын битлек» милли театраль премиясе ике номинациядә – опера театрында иң яхшы спектакль һәм иң яхшы режиссер эше),
  •  «Не только любовь» Родион Щедрин (2013–2014 еллар сезонында"Иң яхшы опера спектакле" номинациясендә Санкт-Петербургның «Золотой софит» югары театраль премиясе).

Мәскәүдә («Хованщина» Модест Мусоргский, Большой театр; «Любовный напиток», Гаэтано Доницетти, һәм «Князь Игорь», Александр Бородин, Евгений Колобов исемендәге «Новая Опера») һәм чит илләрдә (Төркия, Италия, Латвия, Литва, Польша) берничә спектакль куя.

Ю.И.Александров Астанада (Казахстан) Күләш Байсәитова исемендәге Милли опера һәм балет театрын булдыруда актив катнаша.

Ю.Александровның спектакльләре Казанда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә дә бара ("Сөембикә" Резеда Ахиярова операсы).

Бүләкләре

Почет ордены (2019), Дуслык ордены (2003), II дәрәҗә "Достык" ордены (2006, Казахстан), "Санкт-Петербург алдындагы казанышлары өчен" Почет билгесе (2010), "Санкт-Петербургны үстерүгә керткән аерым өлеше өчен" Почет билгесе (2024).

Казахстан Республикасының Дәүләт бүләге (2006), Россия Федерациясенең мәдәният өлкәсендәге бүләге (2024), "Мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән алдынгы өлеше өчен" бүләге (2015), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2020) лауреаты.