Эчтәлек

Кыска афористик формада теге яки бу хәлләрнең нәтиҗәләре турында фаразлауларны чагылдыра. Багуга һәм сынамышка якын.

Эчтәлеге ягыннан татар ышанулары берничә төркемгә бүленә, алар:

1) архаик гореф-гадәтләргә, йолаларга барып тоташалар;

2) мәҗүсилек һәм мөселман мифологиясенә барып тоташалар;

3) татар халкының көндәлек тормышын һәм әхлакый кыйммәтләр системасын чагылдыралар.

Корбан чалу архаик йоласы, мәсәлән, көтү башында алда кызыл сыер кайтса, көн кояшлы булыр, ә кара сыер кайтса — яңгыр булыр дигән ышануларга барып тоташа. Борынгы заманда кояшлы көн сорап дога кылганда — кызыл сыерны, ә яңгырлы көн сораганда — кара сыерны корбанга китергәннәр.

Тимернең сихри көче турындагы ышанулар мәҗүсилек мифологиясенә барып тоташа: «Боз яуганда тәрәзә аша тимер ташласаң, боз явудан туктый».

Яшен аткан шайтаннар турындагы ышануларда мөселман мифологиясендәге кузаллаулар убыр, су анасы, Албасты кебек мәҗүси образлар белән үрелеп киткәннәр: «Яшен суккан шайтан урманга төшсә — су анасы, җиргә төшсә — албасты була, ди».

«Йөкле вакытта хатын-кыз алма ашаса, баласы матур була» дигән ышануларда ана кешегә хөрмәт, ихтирам белән карау, йөкле хатын-кызга гаиләдәге иң яхшы әйберләрне генә бирергә кирәк дигән татар аңына хас күренешләр чагыла.

«Кулы каты егет карт хатын ала, имеш» дигән ышануларда — көчле һәм эчкерсез ир кеше идеалы, капма-каршысы очраганда бәхет булмауны фаразлау чагыла.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. К., 1987; 

Ышанулар // Татар халык иҗаты: Хрестоматия. К., 2005; 

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.                           

Автор — Ф.И.Урманчеев