Чыгу вакыты

1964–1974 елларда Оулу, 1974–1977 елларда Хельсинки (Финляндия) шәһәрләрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 64 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире С.Хәмит.

Темалары

Журнал аң-белем тарату максатында чыгарыла. Татар халкы тарихына, әдәбияты, сәнгатенә кагылышлы мәкаләләр бастыра, фин татарлары тормышын яктырта. Берничә саны балаларга атап чыгарыла.

Финляндиядә яшәүче татарлар арасында таратыла.

Әдәбият

Таһир Г., Надиров И. Бәрәкәтле хәрәкәт // Казан утлары. 1986. № 4.

Кәримуллин Ә. Суоми иленең татар китаплары // Казан утлары. 1990. № 9.

Надиров И. Татары в Финляндии // Материалы по истории татарского народа. Казань, 1995.

Автор – И.Н.Надиров