Биографиясе

1953 елның 10 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

Казан университетының физика факультетын тәмамлый (1975) һәм 1993 елга кадәр шунда ук философия кафедрасында эшли.

1993 елдан Ульяновск университетында философия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1995 елга кадәр) гуманитар фәннәр һәм социаль технологияләр факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре философия тарихына, табигыять фәннәренең фәлсәфи проблемаларына карый. Аларда фәнни белемнәрнең чыганаклары тикшерелә, шулай ук аларның рефлективлык дәрәҗәсе һәм төрләренең типлары тәкъдим ителә. Бажанов хезмәтләрендә математик һәм классик булмаган логиканың үсеше мәсьәләләренә, Россиядәге «университет» фәлсәфәсе үзенчәлекләренә игътибар ителә.

Хезмәтләре

Проблема полноты квантовой теории: поиск новых подходов (философский аспект). Казань, 1983.

Николай Александрович Васильев (1880–1940). М., 1988.

Наука как самопознающая система. Казань, 1991.

Очерки социальной истории логики в России. Ульяновск, 2002.

Восприятие британской социально-философской мысли в России. Ульяновск, 2005.

История логики в России и СССР. Концептуальный контекст университетской философии. М., 2006.