1944 елның 19 февралендә оештырыла.

Үзәге — Юхмачы авылы.

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Спас өязенә керә, 1920 елдан — ТАССРның Спас кантонында, 1930 елдан — Әлки, 1935 елдан Әлки һәм Кузнечиха районнарында.

1948 елда Юхмачы районы 15 авыл советын һәм 43 торак пунктны берләштерә. 1956 елда мәйданы — 801,5 км2, 13 авыл советы һәм 43 торак пункт исәпләнә.

1956 елның 7 декабрендә Юхмачы районы бетерелә, территориясе Әлки һәм Кузнечиха районнарына бирелә.