Эчтәлек

1910 елның 16 гыйнвары, Вятка губернасы Кукарка бистәсе — 1998 елның 24 декабре, Казан.

1932 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый. 1931–1944 елларда Казан кетгут заводында эшли, 1936 елдан ампулалар ясау һәм кетгут җитештерү цехы башлыгы, техник директор.

1944–1947 елларда ТАССР ит, сөт сәнәгате министры урынбасары.

1948 елдан Казан ветеринария институтында, 1952–1985 елларда патофизиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре кетгут җитештерү, радиобиология мәсьәләләренә, терлекләрнең патологик һәм иммунологик реакциясенә карый.

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины, (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — М.С.Ежкова