Биографиясе

1845 елның 22 июле, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Подбелий авылы – 1906 елның 3 гыйнвары, Казан.

Сембер руханилар семинариясен һәм Казан университетын тәмамлый (1869).

1869–1874 елларда Уральск шәһәрендә гаскәри казаклар гимназиясендә, 1874–1901 елларда Казан укытучылар семинариясендә һәм Мария исемендәге гимназиядә укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәте булып «И.И.Неплюев һәм 1758 елгача булган Оренбург төбәге» («И.И.Неплюев и Оренбургский край в его прежнем составе до 1758 года», 1889–1897. выпуск 1–5) санала. Анда элекке Оренбург төбәге биләмәләре, шул исәптән Башкортстан тарихы, башкорт-татар баш күтәрүләре турында бай мәгълүмат тупланган.

Аерым шәхесләрдән В.А.Жуковский, Н.И.Ильминскийга багышланган китаплар авторы.

Педагогикага караган хезмәтләре Н.И.Ильминский йогынтысында язылган (укытучылар семинариясендә эшләгәндә алар фикердәшләр була).

Хезмәтләре

Раскол в Уральском войске и отношение к нему духовной и военно-гражданской власти в конце XVIII в. и в XIX в. Казань, 1878.

В.А.Жуковский в своих письмах как человек и наставник в Бозе почившего императора Александра II. Казань, 1883.

Николай Иванович Ильминский – директор Казанской учительской семинарии. Казань, 1892.

Әдәбият

Александров Я.А. Владимир Николаевич Витевский: Некролог. Казань, 1906.

Рождествин А.С. Владимир Николаевич Витевский // Казанский телеграф. 1906. № 3882.

Автор – Е.В.Липаков