Хастаханә комплексы «Радиоприбор» заводының 1943 елда ачылган медико-санитар часте җирлегендә төзелә.

1970 елда — поликлиника (Тукай урамындагы бинада), 1988 елда хастаханә комплексының яңа бинасы (Мәүлетов урамындагы амбулатория) сафка баса. 1990 елда стационар эшли башлый.

Комплекс «Радиоприбор» Җәмгыять Берләшмәсе хисабыннан төзелә һәм җиһазландырыла.

Казан шәһәре клиник хастаханәсе Казан медицина университетының һәм Казан медицина академиясенең клиник базасы булып тора; бүлекләре: терапия белән бергә кардиология, неврология, психоневрология, хирургия, оториноларингология, интенсив дәвалау палатасы булган анестезиология һәм реанимация, өч бүлектән торган балалар стационары (пульмонология, психоневрология, педиатрия).

Поликлиника хезмәтенә нурлар ярдәмендә диагноз кую бүлекләре (ультратавыш, рентген белән тикшерүләр, компьютерлы томография), функциональ диагноз кую, физиотерапия, дәвалау физкультурасы, массаж кабинетлары, клиник диагностика лабораториясе керә.

1992 елда оториноларингология бүлеге нигезендә югары сулыш юлларын тернәкләндерү хирургиясе үзәге ачыла.

Хирургия бүлеге җирлегендә 1993 елдан эндохирургия үзәге эшли.

1996 елдан район клиника-диагностика үзәге эшли башлый.

Ел саен 10 меңнән артык авыруга стационар ярдәм күрсәтелә. Хастаханәдә 500 дән артык кеше эшли.

Хастаханә территориясендә 1988 елда Г.Ш.Камалетдинов уникаль технология буенча утырткан кедр паркы (табигать һәйкәле) бар.