Биографиясе

1914 елның 28 феврале, Украина ССРның Одесса өлкәсе Балта шәһәре – 1999 елның 30 мае, Чаллы шәһәре.

Мирный (Якутия АССР), Чаллы шәһәрләренең мактаулы гражданы (1971, 1997).

1940 елда Рубежное химия-технология институтын тәмамлый (Луганск өлкәсе). 1931–1935 елларда Одесса, Рубежное шәһәрләре сәнәгать предприятиеләрендә эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Германиядә әсирлектә була һәм шул вакытта 326 нчы хәрби лагерьда Каршылык күрсәтү хәрәкәтен җитәкли (Гемер шәһәре).

1946–1950 елларда «Сочигэсстрой» да баш механик, 1950–1959 елларда «Ангарагэсстрой»да баш механик, механикалаштыру идарәсе башлыгы. 1959–1971 елларда «Вилюйгэсстрой» идарәсе башлыгы. 1971–1979 еллаа «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсе башлыгы урынбасары, 1979–1989 елларда башлык.

Аның җитәкчелегендә Красная Поляна, Иркутск, Вилюй, Түбән Кама ГЭСлары, КамАЗ, КамАЗ ТЭЦы; «Татэлектромаш» заводы, Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты, шулай ук Чаллы, Алабуга, Зәй шәһәрләрендә, Кама Аланы поселогында торак йортлар, социаль-мәдәният объектлары төзелә.

Уйлап табуга өч авторлык таныклыгы бар.

1959–1971 елларда Якутия АССР, 1971–1990 елларда ТАССР Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1971). Өч Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйдан Батенчук исемен йөртә, һәйкәл куелган (2002); аңа багышлап 20 ләп документаль һәм әдәби әсәр язылган. 2005 елда аның исеме «Якутэнерго»ның Вилюйск ГЭСына бирелә.

Хезмәтләре

Организационный опыт работы управления механизации строительства на «Ангарагэсстрое». Иркутск, 1957 (автордаш).

Зимняя укладка связных грунтов на Крайнем Севере (строительство плотины Вилюйской ГЭС). М., 1968 (автордаш).

Әдәбият

Полухин Ю. Заколдованные берега. М., 1976.

Видрашку Ф. Набережная надежды. М., 1984.

Бизяев Б. Батенчук Евгений Никанорович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1984. Книга 2.

Вечерин П. Батя: Документальная повесть о Е.Н.Батенчуке. М., 1998.

Автор – Г.Я.Мәүлетова