Биографиясе

1881 елның 3 (15) декабре, Оренбург губернасы Каргалы бистәсе — 1920 ел.

Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

1906 елда «Шимбәчеләр» әдәбият, театр һәм музыка сәнгате сөючеләр түгәрәге әгъзасы була, татар театрының беренче спектакльләрендә катнаша.

Соңыннан Урта Азиядә укытучылык хезмәтендә.

1919 елдан соң мәгариф оешмаларында, шул исәптән Башкортстан АССРның Мәгариф комиссариаты инспекторы.

Ниязбаевның «Беренче таң» (1918), «Борадәрән Галимовлар» (1918) пьесалары «Сәйяр» труппасы тарафыннан Казанда куела.

«Кызыл истикъбаль өчен көрәш», «Гөлбостан», «Кара көннәр» һ.б. пьесалар авторы.

Әдәбият

Гобәйдуллин Х. Габделрәүф Ниязбаев // Казан утлары. 1967. № 4.