- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 31 км көньяк-көнчыгыштарак, Бүсерәк елгасы буенда урнашкан
Авылга 1774 елга кадәр Иске Бүсерәк авылы кешеләре нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Белоновка, Данилушкино исемнәре белән дә мәгълүм.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавытлар Белоновский һәм Казанцевның крепостной крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү, мичкә һәм мунчала ясау кәсепчелеге таралган була.
1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне эшли, XX йөз башында шулай ук икмәк саклау һәм сату кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 250 дисәтинә тәшкил итә.
1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 33 хуҗалыкның 2 сендә ат юк, калганнары бер, ике ат тота; крәстияннәр карамагында 456 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә.
Авыл Мәлем авылының Покров чиркәве приходына карый.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972елның 1 февраленнән Зәй районында.
Хәзер Яңа Спас авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Дуслык” колхозы оештырыла. 1956 елдан − зурайтылган “Победа”, 1957 елдан – Ленин исемендәге, 1959 елдан – “Россия”, 1962 елдан – “Правда” колхозлары (барсы да – Яңа Спас авылында), 1993 елдан − Зәй агротехника лицееның ярдәмче хуҗалыгы, 1999 елдан – “Яңа Спас” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе составында.
1859 елда – 116,
1913 елда – 192,
1920 елда – 247,
1926 елда – 180,
1938 елда – 192,
1949 елда – 203,
1958 елда – 131,
1970 елда – 188,
1979 елда – 70,
1989 елда – 41,
2002 елда – 37,
2010 елда – 35,
2017 елда – 29 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.