Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 24% ка якыны чукындырылган булып исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, он тарту кәсепчелеге таралган була.

1866 елда яңа мәчет салына.

XX йөз башында мәктәп (1909 елда 80 ир бала һәм 50 кыз бала укый), 9 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1735, 9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Урысбага авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Магнитстрой” колхозы оештырыла, 1952 елдан авыл зурайтылган Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары Түбән Урысбага авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 1998 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык).

Халык саны

1782 елда — 255 ир заты (Түбән Урысбага авылы белән бергә);
1859 елда — 604,
1897 елда — 904,
1908 елда — 1170,
1920 елда — 1122,
1926 елда — 943,
1938 елда — 660,
1949 елда — 298,
1958 елда — 221,
1970 елда — 178,
1989 елда — 120,
2002 елда — 114,
2010 елда — 82,
2018 елда — 77 кеше (татарлар).