В.М.Маликов. Совет хакимияте өчен көрәштә һәлак булганнарга һәйкәл. 1967

Аммонит. Архитекторлар А.А.Спориус, Г.М.Пичуев. Казан

Биографиясе

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Васил Маликов. 2024

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1924 елның 19 октябре, хәзер Актаныш районы Иске Кормаш авылы – 1992 елның 11 октябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1953), уку елларында С.С.Ахун җитәкчелегендә скульптура белән шөгыльләнә. В.И.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесенең профессор Р.К.Таурит җитәкчелегендәге монументаль-декоратив скульптура бүлегендә укый.

1959 елдан Казанда яши. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968).

Маликов В.М. Муса Җәлил. 1967–1971

Алюминий. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Казанда монументаль сәнгать үсешен башлап җибәрүчеләрнең берсе: «Казан – биш диңгез каласы» һәм «Идел буе халыклары» темаларына «Волга» кунакханәсе фасадын бизи (1961–1963, сграффито, Р.Ә.Килдебәков, С.М.Бубеннов белән авторлыкта), «Казан» рестораны интерьерында «Яңа Казан» һәм «Иске Казан» исемле рельефлы-мозаик панно (1963, С.М.Бубеннов, Р.Ә.Килдебәков белән берлектә), Восстание мәйданында М.Җәлил истәлегенә стела иҗат итә (1965, сграффито, тирән рельеф, Р.Ә.Килдебәков белән авторлыкта).

1950–1960 елларда В.Маликов, башлыча, станлы портрет жанрына мөрәҗәгать итә: «Властимила Свобода» (гипс, тон, 1958), «Нефтьче М.М.Гыймазов» (гипс, тон, 1959), «Унынчы класс укучысы Володя» (гипс, 1962), «Студент кыз портреты» (гипс, 1963). «Исеңдәме, иптәш ...» композициясе сугыш хатирәләре белән өретелгән (мәрмәр, 1965). Башкару характеры буенча әлеге композициягә Һади Такташ портреты якын тора (мәрмәр, 1962). М.Җәлил портретында (алюминий, 1967–1971) В.Маликов башка иҗат ысулын күрсәтә: модельнең һәр детале зур төгәллек белән почмаклар хасил итүче һәм төрле ачыклыктагы төсләр, яктылык һәм күләгәләрнең үзенчәлекле балкышын барлыкка китерүче яссы кырларда төзелгән.

В.Маликов иҗатында батырлык темасы зур урын били. В.Маликовның Казандагы Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы янындагы ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган (1980) Совет хакимияте өчен көрәштә һәлак булганнарга монументы (архитекторлары А.А.Спориус, Г.М.Пичуев) Татарстанда 1960 еллардагы монументаль скульптура өлкәсендә идея һәм сәнгать ягыннан зур әһәмияткә ия әсәр булып тора. Шәһәр архитектурасында һәйкәлнең новаторлыгы оригиналь чишелеше, зурлыгы, стелага көчле вертикаль акцент ясалуы, сугышчы фигурасының тирән образлы символга ия булуы, яңа материаллар (алюминий, титан) кулланылуы белән билгеләнә.

«Шуклык» (керәч, 1961) жанрлы композициясе, «КамАЗ үсә» сюжетлы тематик композициясе (гипс, тон, 1973), шулай ук наз һәм гүзәллек тулы «Ялангач кыз» (агач, 1973), «Хатын-кыз сыны» (агач, 1994), «Яшүсмер кыз» (известьташ, 1978), «Актаныш кызы» (мәрмәр, 1990) лирик образлары останың бай иҗат мирасына ямь өсти.

Маликов В.М. Укучы Володя. 1962

Агач. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1968). Кызыл Йолдыз, 1 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Күргәзмәләре

Республика (1953 елдан); зона – «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Ульянов шәһәре, 1969; Казан, 1980); бөтенроссия – «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1975, 1980); бөтенсоюз – «60 батырлык елы» (Мәскәү, 1978); чит ил – СССРның фәнни техник һәм мәдәни казанышлар (Прага, 1960) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1968 (Казан, Р.Ә.Килдебәков белән берлектә), 1974–1975, 1984 (Казан) елларда уза.

Маликов В.М. Соңгы. 1960–1970 еллар

Гипс, кою, тон. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Ростов-Дон шәһәрендәге Сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт, Тверь шәһәрләре картиналар галереясында саклана.

В.М.Маликов. «Тукай». 1976

Гипс

Әдәбият

Василий Маликович Маликов: буклет. Казань, 1980.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина