Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Урманай исеме белән дә билгеле.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6311 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1957 елның 8 июненнән – Тымытык,  1958 елның 16 июленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Урманай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Туры юл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Габдрахманов). 1938 елда колхоз Бөтенроссия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагына лаек була (рәисе – Х.Хәйдәров).

Бөек Ватан сугышы елларында колхоз Молотов исемендәге һәм Ворошилов исемендәге колхозларга бүленә. 1957 елда ике колхоз да Вахитов исемендәге совхоз (Победа поселогы) составына керә.

1969 елда Вахитов исемендәге совхоздан «Урманай» совхозы бүленеп чыга, аның составына Урманай, Моратовка, Көчле Бүләк авыллары, Беренче Май поселогы керә. 1996 елдан «Урманай» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Сәгыйтьдинов» фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда авылда клуб ачыла (элекке мәчет бүрәнәләреннән төзелә).

1925–1949 елларда башлангыч мәктәп эшли (башта элекке мәчет бинасында урнаша), 1950 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1973 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1994 елдан яңа бинада), урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә (2001 елдан Г.Галиев исемен йөртә) бар.

1966 елдан мәдәният йорты каршында театр коллективы эшли, 1991 елда халык театры итеп таныла.

2001 елда мәктәп каршында язучы Г.Галиевнең әдәби-төбәк тарихы музее оештырыла (нигез салучы – Г.Ә.Хәбибуллина). Экспонатларны туплауда тәрҗемәче, әдәбият тәнкыйтьчесе К.Миңлебаев зур ярдәм күрсәтә. 2007 елда мәктәп музее статусын ала. Фондларында 190 артык саклау берәмлеге тупланган. Экспозиция Г.Галиевнең тормышы һәм иҗатына, Бөек Ватан сугышына багышлана.

1999 елда мәчет эшли башлый.

Авыл янында бронза гасыры археология истәлекләре – I Урманай туктаулыгы, II Урманай туктаулыгы калдыклары табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.С.Абдуллин (1933–1989) – онколог, хирург, медицина фәннәре докторы;

Г.З.Галиев (1903–1985) – язучы, 1941–1946 елларда «Кызыл сугышчы» һәм «Кызыл Армия» фронт газеталары хәрби хәбәрчесе, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә, сугыштан соңгы елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли.

Халык саны

1795 елда – 101 кеше,
1822 елда – 144 ир заты;
1859 елда – 886,
1889 елда – 1258,
1897 елда – 1373,
1910 елда – 1277,
1920 елда – 1658,
1926 елда – 1268,
1938 елда – 1093,
1949 елда – 774,
1958 елда – 529,
1970 елда – 565,
1979 елда – 402,
1989 елда – 608,
2002 елда – 619,
2010 елда – 607,
2015 елда – 610 кеше (татарлар).