Биографиясе

1896 ел, Рязань губернасы, Егорьевск өязе Селиваниха авылы – 1939 ел.

Техник училище (Егорьевск шәһәре.), РКП(б) ҮК каршындагы Марксизм-ленинизм курсларын (Мәскәү, 1926 ел) тәмамлый, Мәскәү сәнәгать институтында укый (1931–1933 еллар).

1917 елның октябреннән РКП(б)ның Егорьевск шәһәр комитетын җитәкли.

Егорьевскида 1917 елгы Октябрь кораллы баш күтәрүендә катнаша.

1918 дә Егорьевск өяз башкарма комитеты секретаре, 1919–1921 елларда РКП(б)ның Рязань губерна комитеты секретаре, губерна башкарма комитеты президиумы әгъзасы.

1922–1923 елларда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре, 1926–1930 елларда ВКП(б)ның Дон округ комитеты һәм Кырым өлкә комитеты 1 нче секретаре.

1933 елдан Тимер юлларның Донецк, соңрак Ульянов бүлекчәләрендә сәясәт бүлеге башлыгы.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Ко всем членам РКП(б) областной организации Татреспублики // Изв. ТатЦИКа и ОК РКП(б). 1922. 6 авг.

Әдәбият

Саркин В. Живов Дмитрий Егорович // Борцы за счастье народное. Казан, 1983. Кн. 2.