- РУС
- ТАТ
Агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1950), СССРның Дәүләт бүләге лауреаты (1950)
1901 елның 18 мае, хәзерге Буа районы Черки-Бибки авылы – 1977 елның 13 декабре, Казан.
Ленинград авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1930). 1934–1959 елларда Казан (1957 елдан Татарстан АССР) авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең селекция бүлегендә эшли.
Е.Н.Борисова белән бергәләп уҗым арышының яңа «Казан» (1937) сортын чыгара (СССРның 8 өлкә һәм республикаcында районлаштырыла һәм якынча 2 млн га мәйданда игелә). Лауреат исеме шул хезмәте өчен бирелә.
Хезмәтләре селекциягә, орлыкчылыкка һәм уҗым арышы агротехникасына карый.
Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Озимая рожь «Казанская». Казань, 1951.
Передовой опыт получения высоких урожаев ржи. Казань, 1959.
Лауреат государственной премии Х.Х.Байчурова. Казань,1955.
Автор – Ф.С.Зыятдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.