Эчтәлек

Гомер еллары: XVI йөз.

Тарихи әдәбиятта Казан җирлегендә рус яулап алучыларына каршы оешкан халык күтәрелешендә (1552–1556) катнашучы буларак тасвирлана (М.Г.Худяков, С.Х.Алишев һ.б.).

Мамышбирде аңа, имеш, Казан тәхетен вәгъдә иткән булган. Рус елъязмаларында: «Мамышбирде хан тәхетенә Ахполбей угланны чакыра, шул кеше 100 кешелек нугай гаскәре белән ханлыкның Болын ягына килә», «булачак патшаның (ханның) ярдәме булмау сәбәпле..., Мамышбирде аны һәм аның нугайларын үтерә»,  – дип хәбәр ителә.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. Казань, 1995.