Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Успенский исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы алпавыт һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Алпавытлар арасында – хакыйкый статский советник А.А.Шульц (1855−1922). Авылда утары (1870 еллардан алып XX йөз башына кадәр төзелә), аның карамагында 3 су тегермәне, базар мәйданы, трактир, Чистай өязендә 4105 дисәтинә җире була. Утар үз эченә ике агач йортны (совет чорында аларда балалар бакчасы урнаша), кирпечтән хуҗалык корылмаларын, аркалы керү капкалары булган койманы, паркны ала. 1899 елның августында үтеп барышлый А.А.Шульц утарында П.А.Столыпин була.

XX йөз башында авылда Успение чиркәве (1777 елда тол генерал хатыны М.Я.Малахова акчасына төзелә, 1862 елдан аның каршында чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1930 елларда чиркәү сүтелә, аның урынында клуб салына), земство мәктәбе (1870 елдан), 2 ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли; сишәмбе көннәрендә базар була. Авыл җәмәгатенең имана җире 417 дисәтинә тәшкил итә.

1905−1907 еллардагы революция вакытында авылда аграр юнәлештәге зур гына крестьян чыгышлары була. Гражданнар сугышы елларында авыл шулай ук хәрби вакыйгалар үзәгендә кала: биредә Колчак һәм ак чехлар гаскәрләре урнаша, авыл кырыенда окоплар казыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман районы үзәге, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән Нурлат районында.

Хәзер – Мамык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда 1929 елда – «Красный строитель» (рәисе – М.К.Андреев), 1930 елда «1 августа» (рәисе – С.Ф.Ульянин) колхозлары оештырыла. 1930 елда алар «Смычка» колхозына берләшә, соңрак Киров исемендәге колхозга үзгәртелә. 1957 елда авылда «Төрнәс» совхозы (үзәк утары – Төрнәс авылы) эшли, 1967 елда җирләрнең бер өлеше яңа оештырылган «Мамык» совхозына (авыл – үзәк утар) күчә.

1982 елдан – «Сөлчә» совхозы (авыл – үзәк утар), 1994 елдан – «Сөлчә» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Агрохимсервис» акционерлык җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы, 2006 елдан – «Сөлчә» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2007 елдан – «Сөлчә», 2010 елдан «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1932 елда – тулы булмаган урта, 1937 елда урта мәктәп (1950 һәм 1984 елларда яңа биналар салына) итеп үзгәртелә. 2016 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее булдырыла (оештыручысы – Л.В.Павлова).

«Нефтяник» мәдәният йорты (2000 елдан яңа бинада), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла), балалар бакчасы (1930 еллардан; 2019 елдан яңа бинада), дәвалау амбулаториясе (хастаханә 1960 елларда төзелә, 2006 елдан яңа бинада), Николай Чудотворец гыйбадәт йорты (2006 елдан; 2009 елда аның каршында олылар һәм балалар өчен якшәмбе мәктәбе ачыла), мәчет (2005 елдан) бар.

«Нефтяник» мәдәният йорты каршында «Славяночка» вокаль ансамбле (2001 елдан), «Конфетти» балалар хореография коллективы (2006 елдан), «Сказка» театр коллективы (2010 елдан, барлык коллективларның оештыручысы – Ю.А.Магарина), «Волшебный клубок» гамәли-бизәлеш сәнгатен сөючеләр берләшмәсе, «Веселые гончарята» чүлмәк ясаучылар түгәрәге эшли.

Авыл территориясендә А.А.Шульц утары капкасының аркасы һәм кирпеч хуҗалык корылмалары сакланган.

Авыл янында археология истәлекләре – «Шихан» шәһәрлеге табыла (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы һәм монголларга кадәрге болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Р.И.Богданов (1950−2013) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 204 ир-ат;
1859 елда – 994,
1897 елда – 1464,
1908 елда – 1618,
1920 елда – 1935,
1926 елда – 1429,
1938 елда – 1894,
1949 елда – 1936,
1958 елда – 1304,
1970 елда – 1637,
1979 елда – 1319,
1989 елда – 1180,
2002 елда – 1427,
2010 елда – 1381,
2021 елда – 1214 кеше (руслар – 52%, татарлар – 22%, чуашлар – 19%).