РКП(б)ның Оренбург губерна комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның 14 маеннан 1921 елга кадәр Оренбург шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — А.Таһиров.

Беренче саны «Юксыллар хакыйкате» исеме белән чыга.

Юнәлеше

Газета коммунистик идеологияне пропагандалау белән шөгыльләнә, җирле хакимият органнары боерыкларын һәм карарларын бастыра.

Империализм белән көрәшкә, илне торгызырга чакыра, татар хатын-кызлары һәм татар яшьләренең төбәк конференцияләрен тәфсилләп яктырта.

1921 елның 7 ноябрь саны Октябрь революциясе юбилеена багышлана.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.