Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек алпавыт Балашевлар крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2625 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

1980 еллар ахырында – 1990 еллар башында авыллар исемлегеннән сызыла, 1998 елның 18 февралендә яңадан теркәлә.

Хәзер Микулин авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Кызыл Октябрь» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.Ф.Михеев), 1953 елда «Путиловец» колхозы составына керә (Микулин авылы). 1957 елда «Сокольский» совхозы составына керә. 1964 елдан «Актүбә» совхозы составында.

1992 елда авылда «Тургай» аренда коллективы оештырыла.

Халык саны

1859 елда – 271,
1889 елда – 238,
1910 елда – 158,
1920 елда – 158,
1926 елда – 247,
2002 елда – 26,
2010 елда – 33,
2015 елда – 35 кеше (руслар).