Ютазының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 11,8 км, бассейнының мәйданы 56,4 км2. Ютазы районында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага. Елга башы Ташкичү авылыннан 2,8 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Иске Урыссу авылыннан 1,2 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 275 м, тамагыныкы – 105 м. Су җыелу мәйданынының урманлылыгы 21%.

Әтәмби елгасының 6 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 60 мм, ташу агымы катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга, кагыйдә буларак, ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с. Үрге агымында елга кибә.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.

Елгада күләме 303 мең м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.