Эчтәлек

Казан университетының 1804 елгы Уставы нигезендә, Халык мәгарифе министрлыгының Казан уку-укыту округы территориясендә урнашкан барлык уку йортлары университет күзәтчелегендә була.

Казан университетында Училищелар комитеты 1811 елда оештырыла, беренче елларда формаль рәвештә эшли: комитетка сайланган чит ил профессорлары рус телен белмиләр һәм Казаннан ревизиягә чыкмыйлар. Университет советы 3 елга бер тапкыр ректор җитәкчелегендәге 6 профессордан торган Училищелар комитетын сайлый.

Комитет халык училищелары, гимназияләр директорларын билгели, финанслардан тыш, барлык мәсьәләләр буенча уку йортларына тикшерү уздыра, таләпләргә туры килмәгән укытучыларны эштән җибәрү хокукына ия була. 1818 елдан комитет утырышлары һәм инспекторларның гимназияләргә ( Әстерхан, Вятка, Пенза, Саратов, Сембер, Тубыл) килүе тәртипкә салынган була, һәм бу халык мәгарифе үсешендә аерым роль уйный.

Гимназияләр һәм халык училищеларының 1828 елгы Уставы башлангыч һәм урта уку йортларын университет күзәтчелегеннән чыгара, һәм комитет бетерелә.

Әдәбият

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета за первые сто лет его существования. 1804–1904. К., 1904. Т. 3; 1906. Т. 4.