Эчтәлек

1899 елда Бөгелмә өязенең Миңлебай авылыннан Оренбург шәһәренә килгән һәм Б.Бреслинның төрки телләрдә китаплар бастырган басмаханәсе белән кызыксынган Г.И.Кәримов басмаханәсеннән башлангыч ала.

1900 елда Г.И.Кәримов ул басмаханәдән гарәп шрифтлары сатып ала, һәм 1901 елда яңа басмаханә үз эшен башлап җибәрә. Шул ук елның 15 мартында беренче китап — «Мәгълүмат нәгрия» («Файдалы киңәшләр») дөнья күрә. Кәримов татар телендә 52,4 мең данә тираж белән 27 исемдә китап бастыра.

1902 елда басмаханә аның улы Ф.Г.Кәримигә күчә. Рус, Шәрекъ, Көнбатыш Европа телләрен белүе, белемле булуы, Германия, Австрия, Италия, Төркия, Мәскәү, Санкт-Петербург басмаханәләре эше белән таныш булуы Кәримине югары дәрәҗәле белгеч итеп таныта. 1905 елда басмаханәләр кушыла һәм яңа басмаханә «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» ширкәтенә әверелә, әмма 1906 ел буе диярлек китаплар әле «М.- Ф.Кәрими» грифы белән чыга.

1908 елда Уфада филиалы ачыла. 1914 елга кадәр басмаханә белән, асылда, Ф.Кәрими идарә итә.

Ул эшләгән елларда ширкәт составына Мировецкийның зур басмаханәсе дә керә, яңа машиналар сатып алына, Казандагы бертуган Кәримовлар басмаханәсеннән татар шрифтлары китерелә. Басмаханәдә басылган югары сыйфатлы китаплар наширләрне дә җәлеп итә, һәм ул Оренбургта иң яхшы басмаханәгә әверелә. Анда Оренбург губернасының көндәлек зур күләмле газета һәм журналлары, татар вакытлы матбугат басмалары — «Чүкеч», «Икътисад» журналлары, «Вакыт» газетасының һәм «Шура» журналының беренче саннары дөнья күрә.

Басмаларның репертуары күптөрле була: Шәрекъ фәлсәфәсе буенча китаплар, дөнья халыклары тарихы буенча хезмәтләр, законнар җыелмалары, әдәбият белеме буенча тикшеренүләр, фәнни-популяр китаплар, татар мәдрәсәләре өчен дәреслекләр. Ширкәт үз хисабына казакъ мәктәпләре өчен дә китаплар чыгара. Кәриминең 100 гә якын үз хезмәте басыла. Татар драматургиясе классигы М.Фәйзи пьесалары, күренекле мәгърифәтчеләр, язучылар һәм тарихчылар Р.Фәхретдин, Н.Думави, Ш.Мәрҗани әсәрләре, татар шагыйрьләре З.Бәшири, С.Сүнчәләй, Г.Хәйдәров һ.б.ның шигырь җыентыклары, Л.Н.Толстой хикәяләре һәм Г.Бичер-Стоу романнарының тәрҗемәләре дөнья күрә. 1906 ел ахыры — 1907 ел башында социал-демократия рухындагы басмалар, мәсәлән, Б.Самойловичның Х.Ямашев тәрҗемәсендәге «Эшчеләрне азат итү — эшчеләрнең үз эше булырга тиеш» («Освобождение рабочих должно быть делом самих рабочих») дигән хезмәте дә шунда нәшер ителә. Әлеге хезмәт аркасында 1908 елда ширкәттән 51 исемдә тыелган татарча китаплар һәм 7,5 меңгә якын татарча социал-демократик брошюралар тартып алына.

Елдан-ел басмаханә басмаларны чыгаруны арттыра бара: 1901–1912, 1902 елда — 18, 1903 елда — 31, 1904 елда — 18, 1905 елда — 35 һәм 1906 елда 41 исемдә басма дөнья күрә. Беренче рус революциясе җиңелгәннән соң, цензура эзәрлекләве нәтиҗәсендә тиражлар кими: 1907 елда — 16, 1908 елда 2 генә басма чыгарыла; аннары басмаханә эше тагын җанланып китә: 1912 елда — 23, 1914 елда — 10, 1915 елда — 6 басма.

1901—1917 елларда 182110 данә гомуми тираж белән 384 татар китабы басыла. 1917 елда басмаханәнең эшчәнлеге туктала.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

Каримуллин А.Г. Из истории татарской дореволюционной книги // Здравствуй, книга! К., 1989.