Биографиясе

1862 елның 20 июле, Казан – 1935 ел, Дагстан АССРның Махачкала шәһәре.

Аның әтисе Сабит Гобәйдуллин (1821 ел, Казан губернасы Югары Пошалым авылы – 1870 еллар) 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре була, үз мануфактурасын оештыра.

С.С.Гобәйдуллин 1 нче җамигъ мәчет каршындагы мәдрәсәне тәмамлый, Ш.Мәрҗани шәкерте.

Ул әтисенең предприятиесен зурайта, мануфактура товарлары эшләп чыгара һәм сәүдә белән шөгыльләнә.

1910 елда мануфактураны шинель поставы җитештерүгә көйли; армия ихтыяҗлары өчен постау җитештергәне өчен медаль белән бүләкләнә.

С.С.Гобәйдуллинның шулай ук Казанда туку фабрикасы һәм керем китерүче күчемсез милке дә була.

1908 елда Хәерби авылында (хәзерге Лаеш районына керә) агач мәчет һәм ике катлы кирпеч йорт салу өчен акча бирә.

Демократик яшьләр үткәргән чараларга (әдәби-музыкаль кичәләр уздыруга, «Әлислах» газетасын чыгаруга), шулай ук Ш.Мәрҗанинең 100 еллык юбилеена багышланган җыентыкны нәшер итүгә акчалата ярдәм күрсәтә.

Октябрь революциясеннән соң С.С.Гобәйдуллинның мөлкәте дәүләт тарафыннан тартып алына.

1927 елдан Бакуда һәм Махачкалада яши.

Әдәбият

Гобәйдуллин С. Бабам Салих турында // Идел. 1994. № 1.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.