- РУС
- ТАТ
ХХ йөз башында барлыкка килеп, әдәбият һәм сәнгатьтәге «сул» агымнарны (кубизм, сюрреализм, футуризм, экспрессионизм, символизм, орфизм, фовизм, пуризм һ.б.) берләштергән иҗат юнәлеше
Киңрәк мәгънәдә — XIX йөз — XX йөз уртасы сәнгатенең тарихи үсеш чоры.
Әдәби модернизмның төп үзенчәлекләре — классик сәнгатьнең гармонияле формаларына каршы чыгып, яңа формалар тудырырга омтылу, күзгә бәрелеп торган шартлылык, чынбарлыкны сәнгати дәрәҗәдә бозып үзгәртү, мәгънәләр белән уйнау, дөнья һәм кеше турында төп, бәхәссез хакыйкатьнең юклыгын раслау. Модернизмның төп темалары — шәхеснең яшәештәге урынын идея һәм сәнгати чаралар ярдәмендә эзләү һәм бу мәсьәләне гаклый хәл итүгә ышанычның югалуы. Модернизм агымнары сәнгатьне яшәешнең яшерен серләренә ишек ача торган гыйлем итеп карый. Тормышны кабул итү, матурлыкны изгеләштерү модернның төп сыйфатына әйләнә.
Татар әдәбиятына модернистик сурәт тудыру омтылышлары ХХ йөз башында үтеп керә башлый. Модернистик тәҗрибәләрне үзләштерүгә һәм иҗади төшенүгә татар әдәбиятының тамырлары Шәрекъкә барып тоташу ярдәм итә. Шулай ук фәлсәфи-эстетик нигезләре символизмга һәм экзистенциаль фәлсәфәгә якын буларак, суфичылык мәдәнияте традицияләре модернизм белән аваздаш тоела. Модернистик стильләрнең реализм һәм романтизм белән синтезлашуы аеруча Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Н.Думави, Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Ш.Бабич һ.б. иҗатында үзен нык сиздерә.
1906–1908 елларда Дәрдемәнд, 1920–1930 елларда Һ.Такташ иҗатларында символизмның фәлсәфәсе һәм эстетикасы тамырлана. 1910 елларда проза һәм лиро-эпикада реалистик һәм мифологик, романтик һәм мифологик, шартлы-лирик һәм тарихи катламнарның мәдәни синтезы барлыкка килә. Бу синтезның үзәген символ-идея яки символ-проблема тәшкил итә (Ф.Әмирханның «Татар кызы», М.Хәнәфинең «Айсылу», Б.Мансурның «Татар егете», Г.Рәхимнең «Хан мәчетендә», М.Гафуриның «Бу кемнең кабере?», «Бер чәчәкнең наләсе» әсәрләре).
Татар язучыларын аеруча экзистенциализм фәлсәфәсе (кеше табигатенең камил түгеллеге, төп мотив буларак, җир тормышының фанилыгы) үзенә тарта. М.Гафуриның «Болгар кызы Айсылу», Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә», М.Хәнәфинең «Милләтем», «Тегеннән», «Гөл бакчасында», Г.Газизнең «Бер хыял» әсәрләрендә тормыш акылдан язган куркыныч «кара көчләр патшалыгы» кебек тасвирлана. Г.Газизнең «Юлдаш эзләгәндә», М.Хәнәфинең «Кайдан? Кайда!», Г.Насрыйның «Мазарстанда» хикәяләрендә кешенең яшәеше көнкүреш ваклыкларыннан бертуктаусыз качу итеп аңлатыла. Саф импрессионистик характердагы хикәяләр дә языла (к. Импрессионизм), мәсәлән, Г.Исхакыйның «Бер манзара», Фәйзи Вәлиевнең «Көймәдә» һ.б.
Экспрессионизм ХХ йөз башында С.Рәмиев, Н.Думави, Б.Мирзанов һ.б. лирикасы һәм лиро-эпикасында да күзәтелә башлый. 1920–1930 елларда Һ.Такташ, К.Нәҗми, Г.Кутуй, Н.Исәнбәт һ.б. иҗатларында исә аеруча зур үсеш ала. Рус әдәбиятындагы кебек артык көчле тәэсир итәрлек сәнгать белән мавыгу 1920 елларда футуризм (Г.Кутуй) һәм имажинизмнарны (К.Нәҗми) барлыкка китерә. 1930 еллардан татар әдәбиятында модернизм үсеше әкренәя. 1980 еллардан башлап, ул яңадан активлаша, постмодернизм (Ф.Бәйрәмова, З.Хәким, Г.Гыйльманов, Н.Гыйматдинова, М.Гыйләҗев һ.б.) элементлары белән баетыла. Сынлы сәнгатьтә модернизмның төп үзенчәлекләре — әсәрләрдә тормышны соңгы чиккә кадәр каралтып күрсәтү яки тормышны үзенә охшатып кабатлаудан тулысынча баш тарту. Аларда гадәттәгечә сәнгати формага басым ясала. Форма исә сәнгать әсәренең асылы итеп кабул ителә һәм аның эчтәлегенә тәңгәл була. Футуризм, конструктивизм, абстракт сәнгатьнең стиль үзенчәлекләрен үз эченә алган авангард сәнгатьне модернистик сәнгать дип карап, модернизмны еш кына авангардизмга тиңлиләр.
Татарстан сынлы сәнгатендә кайбер модернистик агымнарның (кубофутуризм, экспрессионизм, абстракционизм) сыйфатлары 1910 еллар ахыры — 1920 еллар башында «Подсолнечник» (К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, И.А.Никитин, Д.П.Мощевитин, И.И.Алпатов, Василий Вера (В.Попов), Н.Диомиди (Н.И.Михайлов), П.М.Зотов, Г.И.Потапов, Г.П.Соловьёв-Озеров, Д.М.Фёдоров) төркеме рәссамнары һәм 1920–1923 елларда эшләп килгән «Всадник» графиклар төркеме иҗатларында барлыкка килә. Ике төркем дә абстракцияле рәсем сәнгатен 1920 елларда С.С.Фёдоров һәм П.А.Мансуров укыткан АРХУМАСта (Казан архитектура-сәнгать остаханәләре, 1918–1925) оеша.
Авангард сәнгатенең башында бу чорда шулай ук ТатЛЕФ рәссамнары да (К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, М.В.Барашов, С.Хромов, А.Н.Кашаев) була. ТатЛЕФка татар мәдәнияте эшлеклеләреннән торган «Сулф» («Сул фронт») төркеме дә керә; оештыручыларның берсе ТатЛЕФның президиум әгъзасы, татар полиграфикасына нигез салучы Ф.Ш.Таһиров була. Ул әсәрләрендә конструктивизм алымнарын (фотомонтаж) файдалана, татар авангарды тарихында якты эз калдыра.
Алга таба, 1960 еллар уртасына кадәр, Татарстан сынлы сәнгатендә модернистик юнәлешләр үсми. 1960 елларда модернистик юнәлешне сынлы сәнгатьтә А.А.Аникеёнок, Р.А.Килдебәков дәвам иттерә. 1970 елларда экспрессионизм чалымнары В.П.Аршинов, Н.У.Әлмиев графикасында гәүдәләнеш таба; И.К.Зарипов иҗатында халык сәнгате традицияләрен модернистик рәвештә чагылдыру (неопримитивизм) күзәтелә.
1990 елларда аерым модернистик агымнар киңрәк таралыш ала. Абстракционизм традицияләре эзлекле рәвештә — З.М.Миңнеәхмәтов (Алабуга шәһәре), Р.К.Нәфыйков (Казан), сюрреализм В.Я.Акимов, Ю.Г.Свинин (Чаллы шәһәре) иҗатларында чагыла. Казан рәссамнары Е.Г.Голубцов, А.И.Дорофеев, А.М.Артамонов, И.А.Хәсәнов, И.В.Гыймранов, Ә.Р.Ильясова, Р.А.Салихов әсәрләрендә төрле модернистик агымнарның стиль үзенчәлекләре постмодернизм контекстында күзәтелә.
Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. К., 2003;
Сарабьянов Д.В. Стиль модерн: Истоки. История. Проблемы. М., 1989;
Саяпова А.М. Дардменд и проблема символизма в татарской литературе начала ХХ века. К., 1998;
Теория литературы. Литературный процесс. М., 2001. Т. 4;
Нигматуллина Ю.Г. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и изобразительном искусстве. К., 2002;
АРХУМАС: Казанский авангард 1920-х. М., 2005.
Авторлар — Д.Ф.Заһидуллина, Г.Р.Фәйзрахманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.