Мәчет манарасы түгәрәк, квадрат формасында яки күпкырлы булырга мөмкин.

Алтын Урда чорына кадәрге Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләрендәге зур мәчетләрдә манара төньяк фасад каршында — ишек янында була. Яруслы композицияле манараның куб рәвешендәге нигезе тромплар аша азан әйтергә менү өчен эчтәге борылмалы баскычлы цилиндрга тоташа. Төп ярус өстендә цилиндр рәвешендәге кечерәк диаметрлы, азанчы өчен түгәрәк мөәзәнә — балконлы югары ярус урнаша. Түбә, гадәттә, конус рәвешендә була.

Казан ханлыгы чорындагы манаралар юкка чыгарыла. Болгар шәһәрлегендә Алтын Урда заманында төзелгән Кече манара сакланып калган. Касыйм шәһәрендә XVI йөз башында корылган таш манаралы Касыйм хан мәчете бар. Татар мәчетләрендә манара түбә уртасында, почмакларда яки бинадан аерым, ишек өстенә дә урнаштырыла. Эчендә яктылык тәрәзәсенә яки балконга алып менүче баскычлы манара үзенең формасы белән түгәрәк, квадрат рәвешендә яки күпкырлы була. Манара конус, чатыр, гөмбәз белән төгәлләнә һәм очына ай куела.

Автор — Н.Г.Надыйрова