- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (22.2.1943, үлгәннән соң), гвардия капитаны
1914 елның 27 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Нурлат районы) Каравыл Тавы авылы — 1943 елның 19 гыйнвары, Ленинград өлкәсенең Ломоносов районы Лебяжье поселогы.
Мәктәпнең җиде сыйныфын (1933) һәм Мәскәү он тарту-элеватор техникумын (1936) тәмамлый.
1936 елдан Хәрби диңгез флотында, совет-фин сугышында катнаша.
Ейск хәрби-диңгез авиация училищесен тәмамлый (1938).
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Балтыйк флоты Хәрби һава көчләренең 61 нче истребительләр авиациясе бригадасының 4 нче гвардия истребительләр авиациясе полкы штурманы. Ханко ярымутравындагы сугышларда, Таллин (Эстония) һәм Ленинград шәһәрләре оборонасында катнаша, корабларны һәм җир өсте гаскәрләрен һава һөҗүменнән саклый.
Кузнецов 1942 елның июненә 270 (барлыгы 290) сугышчан очыш ясый, 60 тан артык һава сугышында катнаша, берүзе 5 (төркем составында - 9) немец самолётын бәреп төшерә. 1943 елның 19 гыйнварында Ленинград өлкәсенең Кировск шәһәре өстендә үзенең И-16 самолётында артиллериянең утын көйли һәм фашистларның зенит артиллериясе тарафыннан бәреп төшерелә.
Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Нурлат шәһәрендә һәм Каравыл Тавы авылында Геройлар аллеясында урнаштырыла. Нурлат шәһәре урамына исеме бирелә.
Аның исеме Лебяжье поселогында «Борки» сугыш мемориалында һәм Кировск шәһәрендә (Ленинград өлкәсе) туганнар каберлегендә мемориаль такталарда мәңгеләштерелә.
Герои войны. Таллин, 1984;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 88;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 105, 119, 120, 124, 138.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.