- РУС
- ТАТ
Гомер еллары: ? – 1550 еллар тирәсе.
Себер ханы Мортаза улы, Әстерхан ханы Касыймның туганнан туганы.
Нугай Урдасының көчсезләнүеннән файдаланып, чиркәс көчләре ярдәмендә Касыйм ханны тәхеттән куа һәм үзе утыра (1532). Үз ханлыгын ныгыту, аның Нугай Урдасы белән Кырым ханлыгыннан бәйсезлеге сәясәтен алып бара.
1533 елда, Габделрахман хан аның тәхетен яулап алгач, Төньяк Кавказ төбәгенә качарга мәҗбүр була. 1545 елда Әстерхан тәхетен кайтарып ала, әмма 1546 елда Ямгырчы хан аны чиркәсләр ярдәмендә бәреп төшерә.
Кырым ханы Сәхибгәрәй Хаҗитарханны алганнан соң (1547), Ак Күбек ханны кабат тәхеткә утырта. Соңрак Ямгырчы хан рус гаскәре ярдәмендә аның урынын биләүгә ирешә.
Кушева Е.Н. Народы Северного Кавказа и их связи с Россией. М., 1963.
Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV–XVI вв. М., 1984.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.