Биографиясе

1924 ел, хәзерге Волгоград өлкәсенең Палласовка районы Бурсы авылы – 1991 елның 21 гыйнвары.

Татар милләтеннән.

1942 елдан Кызыл Армиядә. 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 151 нче аерым разведка ротасы отделениесе (28 нче армиянең 130 нчы укчы дивизиясе) һәм 901 нче укчы полк отделениесе (59 нчы армиянең 245 нче укчы дивизиясе) командиры.

Сталинград, Көньяк, 4 нче Украина, 1 нче Белоруссия һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин һәм Прага һөҗүм операцияләрендә (икесе дә – 1945 ел) катнаша. 1944 нең 23 июнендә Подосинники авылы (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе Октябрьск районы) өчен барган сугышта (беренчеләрдән булып дошман траншеясына бәреп керә һәм яралы хәлендә дә сугыш кырын ташламый, отделение белән дошманның 2 һөҗүмен кире кайтара, дошман турында мөһим мәгълүматлар таба); 1945 елның 19 гыйнварында Краков шәһәре (Польша) өчен барган сугышта (беренчеләрдән булып шәһәргә бәреп керә һәм урам сугышларында дошманга зур зыян китерә); 1945 елның 30 гыйнварында Одер елгасын кичеп Одервальд торак пункты (Глейвиц шәһәреннән 27 км көнбатыштарак, хәзерге Гливице шәһәре, Польша) янындагы сугышта (беренче булып ярга чыгып, отделение составында яуланган чикне саклап тора) батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Савинка авылында эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов