Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, икмәк саклау-сату, вак-төякләр кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 693 дисәтинә тәшкил итә.

1914 елда мәдрәсә ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Кибәк Иле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1933 елда) – колхозчы-ударникларның икенче съезды исем., 1950 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1955 елда) Жданов исем. (авылда үзәк утар урнаша) колхозлар оештырыла.

1960 елдан авылда – «Искра» колхозы (үзәк утары – Белкино авылы), 1983 елдан – бүленеп чыккан Тукай исем. колхоз, 1995 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 1997 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Тукай исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан – «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2009 елдан «Герефорд» нәсел хуҗалыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда мәдрәсә җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1990 елда – тулы булмаган урта (1996 елдан – яңа бинада), 2011 елда – башлангыч мәктәп, 2013 елда Надеждино мәктәбе филиалы итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1991 елдан, төп фонды Аркатау авылыннан китерелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Асылъяр» татар җыры ансамбле (2009 елдан), «Сәләт» театр коллективы (2019 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 42 ир-ат;
1859 елда – 228,
1897 елда – 338,
1908 елда – 409,
1920 елда – 420,
1926 елда – 436,
1949 елда – 433,
1958 елда – 351,
1970 елда – 365,
1979 елда – 355,
1989 елда – 283,
2002 елда – 283,
2010 елда – 242,
2020 елда – 200 кеше (татарлар).