Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Лыя Пойкина исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1890 елда ачыла), ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 936,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Келәүш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда “Пойкино” кредит ширкәте, 1930 елда “ВИЛ Чурес” колхозы оештырыла. 1932 елдан – “Яналиф” колхозы, аннары – Ямашев исемендәге колхоз, соңрак – “Заря” колхозы, 1973 елдан – “Искра” колхозы (Алгай, Гурьевка, Көмешкүл, Келәүш, Олы Өске, Сарбаш авыллары), 1978 елдан (башка мәгүлүматлар буенча, 1984 елдан) “Вятка” совхозы составына керә.

1997 елдан – “Вятка” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Вятка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – “Нократ” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Вятка” бүлеге, 2014 елдан – “Нократ” “Сөт иле”” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы “Вятка” бүлеге, 2016 елдан “Нократ” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1999 елдан яңа бинада, хәзер үзгәртеп кору стадиясендә), клуб, китапханә, фельшер-акушерлык пункты бар.

Клуб каршында “Италмас” удмурт фольклор ансамбле эшли (1998 елдан, оештыручысы – Р.А.Мулләхмәтова, җитәкчесе – Л.Н.Герасимова).

2015 елда Пойкино авылы кешесе С.Н.Никитин акчасына чишмә төзекләндерелә, зур булмаган кәшәнә төзелә.

2019 елның июлендә авылда удмурт бәйрәме “Гырон быдтон” уздырыла (язгы-көзге кыр эшләре төгәлләнүне һәм киләчәктә бай уңыш сорауны белдерә).

Халык саны

1782 елда — 87 ир-ат;
1859 елда — 266,
1897 елда — 398,
1908 елда — 470,
1920 елда — 463,
1926 елда — 498,
1970 елда — 427,
1979 елда — 354,
1989 елда — 268,
2002 елда — 291,
2010 елда — 235,
2017 елда — 241 кеше (удмуртлар).