- РУС
- ТАТ
агроном-селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1949 ел), профессор (1950 ел)
1897 елның 23 апреле, Минск губернасы Копыль авылы – 1965 елның 5 ноябре, Казан.
Горецк авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1925 ел), шунда ук ярдәмче хуҗалыкта эшли.
1931 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, җиләк-җимеш – яшелчәчелек факультеты деканы (1943–1945 еллар), җиләк-җимеш – яшелчәчелек кафедрасы мөдире (1945–1954 еллар).
1954–1965 елларда Казан ветеринария институтында терлек азыгы җитештерү кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре яшелчә культуралары һәм бәрәңге селекциясе, орлыкчылыгы һәм агротехникасы мәсьәләләренә карый.
Бәрәңгенең – «Казанский 520», «Вегетативный гибрид 1», «Сеянец 7035/566»; кәбестәнең – «Клыковская 19/23», аш чөгендеренең «Казанская 58» сортлары авторы.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Селекция картофеля на устойчивость к засухе. Казань, 1938;
Семеноводство картофеля в ТАССР. Казань, 1952;
О методах селекции и семеноводства картофеля. Казань, 1960.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.