Тарихы

XIX йөз башында нигезләнә. Нигезләнгән вакытында мордвалар, соңрак руслар яши.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү тарала.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 890 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Самара губернасының Бөгелмә өязе Александровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Димтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта «Урожай» колхозы оештырыла, 1953 елдан –Маленков исемендәге колхоз (үзәк утары – Димтамак авылы), 1958 елдан – «Правда» колхозы (үзәк утары – Димтамак авылы), 1993 елдан – «Димтамак» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Димтамак» күмәк хуҗалыгы, 2000 елдан – «Тугай» кооперативы, 2006 елдан – «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1859 елда – 380,
1889 елда – 401,
1920 елда – 106,
1926 елда – 156,
1938 елда – 211,
1949 елда – 146,
1958 елда – 115,
1970 елда – 85,
1979 елда – 36,
1989 елда – 15,
2002 елда – 9,
2010 елда – 25,
2020 елда – 24 кеше (татарлар, руслар).