Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 9,8 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Тәүриз поселогы (Омсктан 453 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14500 кеше, шулардан район үзәгендә 7774 кеше яши (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 3917 кеше.

Тупланып, шәһәр тибындагы Тәүриз поселогында (2016 елда – 586 кеше), Туйчы (512), Байбы (500), Отыз (429), Тау (372), Ташаткан (352), Югары Ай (232), Косгын (191), Кышлау (110), Азы (69) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Башта район территориясендәге күп кенә татар торак пунктлары җәйге туктаулыклар – тирмәләр рәвешендә барлыкка килә.

Ташаткан авылы XVI йөздән мәгълүм, XIX йөз ахырында анда Казан, Оренбург, Самара губерналары һәм Төньяк Кавказдан күченүчеләр яши башлый. 1898 елда мәчет төзелә, 1926 елда, янгыннан соң, яңа мәчет төзелә (1937 елда ябыла, 1996 елда яңадан ачыла).

Отыз авылы 1703 елдан билгеле, XIX йөз ахырында – XX йөз башында халкы күчеп утырган һәм сөргенгә җибәрелгән Идел буе татарлары һәм Урта Азиядә яшәүчеләр хисабына арта. XX йөз башында мәчет (1928 елда яна) һәм мәктәп эшли.

Косгын авылы XVIII йөз ахырында телгә алына башлый, анда Себер һәм Идел буе татарлары яши.

Байбы авылы 1800 елдан мәгълүм, анда мәчет һәм мәдрәсә була.

Туйчы авылы 1820 елдан телгә алына, Идел буе татарлары монда крепостнойлык хокукы бетерелгәннән соң яши башлый. Авылда мәчет һәм мәктәп була (1915–1917 елларда).

Тау авылында татарлар 1776 елдан яши башлый, анда шулай ук мәчет (1847 елдан) һәм мәктәп була.

Кип Коллары авылына – 1646 елда, Кышлау авылына – 1776 елда, Югары Ай авылына 1886 елда нигез салына.

2006 елдан район үзәгендә Татар милли мәдәнияте үзәге, аның каршында «Шатлык» (2005 елдан, 2009 елдан – халык ансамбле) вокаль, «Кояшкай» балалар ансамбльләре эшли. Шулай ук «Ялкын» (1980 елдан, Ташаткан авылы), «Дуслык» (1989 елдан, Отыз авылы), «Алмаз» (1988 елдан) вокаль һәм «Сандугач» (икесе дә – Туйчы авылы) балалар, «Нәфис» (1992 елдан, Тау авылы), «Мәхәббәт» (Петелино авылы) һәм «Яшьлек» (Кип Коллары авылы) ансамблләре бар.

Районда Сабан туе (2007 елда Тәүриздә өлкә Сабан туе үткәрелә), Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме, Каз өмәсе, Карга боткасы, Кош бәйрәме халык бәйрәмнәре, татар телендә шигырь укучылар район конкурсы һ.б. уздырыла.

Байбы, Тау, Туйчы, Ташаткан, Отыз, мәктәпләрендә татар теле факультатив рәвештә өйрәнелә.

Байбы, Кип Коллары, Косгын, Тау, Туйчы, Отыз авылларында мәчетләр эшли.