Эчтәлек

Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылы янында урнашкан. Тулысынча диярлек җимерелгән бу каберлек төзү эшләре барышында табыла. 1972–1974 елларда Е.П.Казаков тарафыннан тикшерелә.

Каберлектә тимер кайчылар, балчыктан ясалган орчык башлары, бизәкле көмеш тегелмәләр, 3 бронза көзге табыла. Көзгеләрнең берсенә бизәкләр, икенчесенә фантастик җәнлекләр, өченчесенә кытайлар сюжетын хәтерләткән композиция ясалган – аждаһалар арасында дүрт фикер иясе утыра.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, Бәйрәкәтамак каберлеге табылдыклары болгарлар белән аралашкан кыпчак кабиләләренә карый.

Әдәбият

Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978.

Автор – Е.П.Казаков