Эчтәлек

Физик география бурычларына аерым төбәкләр табигатенә караган комплекслы тикшеренүләр, кешенең табигый мохиткә йогынтысы һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен өйрәнүләр керә.

Төп бүлекләре:

  • гомуми җир белеме (Җирнең географик тышчасы белән гомуми закончалыкларны өйрәнү),
  • ландшафт белеме (төбәк физик географиясе),
  • палеография.

Ул шулай ук чиктәш фәннәрне: геоморфология, климатология, коры җир гидрологиясе, океанология, гляциология, туфрак географиясе, биогеографияне үз эченә ала.

Физик география Казан университетында фән буларак XIX йөз башыннан үсеш ала. Бу чорга чиктәш фәннәрдә: биология һәм геологиядә физика-география белемнәренең тупланышы хас. Казан университеты профессор И.М.Симонов катнашкан Ф.Ф. Беллинсгаузен экспедициясенең Антрактиданы ачуы (1819 — 1821) XIX йөзнең иң зур вакыйгасы булып тора. Ботаник һәм зоологларның хезмәтләре тикшеренүләрнең ландшафтны өйрәнү юнәлешенә башлангыч бирә. Идел буе, Көньяк Урал, Арал-Каспий, Урта Азия, Алтай, Кавказ территорияләрендә табигатьне комплекслы өйрәнүләр үткәрелә (Э.И.Эйхвальд, Э.А.Эверсман, М.Н.Богданов, С.И.Коржинский һ.б.).

1860 еллардан җир кабыгының тирбәнешле тектоник хәрәкәтләре һәм аларның рельеф барлыкка китерүдәге роле турындагы тәгълимат булдырган геолог Н.А.Головкинский башлап җибәргән геоморфологик тикшеренүләр үсеш ала. 1888 елда Казан университетында география һәм этнография кафедрасы ачыла, аны Урал-Идел буе геоморфологиясен өйрәнүгә шактый өлеш керткән П.И.Кротов җитәкли.

1930 еллар ахырында геоморфологиядә тикшеренүләрнең 2 юнәлеше билгеләнә: Казан университетының геология факультетында рельеф формалашуда тектониканың роле, елга үзәннәре үсеше тарихы, борынгы бозланулар өйрәнелә (Б.В.Селивановский, С.Г.Каштанов, Е.И.Тихвинская, Н.Н.Нелидов һ.б.); география факультетының физик география кафедрасында экзоген процесслар нәтиҗәсендә барлыкка килгән рельефны морфологик һәм морфометрик тикшерү үткәрелә (В.Н.Сементовский, А.В.Ступишин, В.В.Батыр, В.А.Дуглав һ.б.).

XX йөзнең 2 нче яртысыннан климатик һәм динамик геоморфология үсеш ала. Тигезлек карсты (А.В.Ступишин, Н.П.Торсуев), платформаның экзотектоник җыерчыклануы (А.П.Дедков, Г.В.Бастраков), Идел алдында экзоген рельеф барлыкка килү (А.П.Дедков), эре кисәкле материал анализы (Г.П.Бутаков, А.П.Дедков), денудацион тигезлекләрнең климатик геоморфологиясе (А.П.Дедков, В.И.Мозжерин, А.В.Ступишин, А.М.Трофимов), эрозия һәм Җирдәге агым китерелмәләр (А.П.Дедков, В.И.Мозжерин), гумида тигезлекләрнең химик денудациясе (В.И.Мозжерин, А.Н.Шәрифуллин) буенча зур хезмәтләр дөнья күрә.

XX йөз башыннан физик география юнәлешләреннән Идел буе һәм Көньяк Урал күлләрен өйрәнү киң үсеш ала (В.Н.Сементовский, А.В.Ступишин, Н.Н.Лаптева һ.б.). 1940–1970 елларда Урта Идел буе һәм аның төбәкләрен физик-географик ландшафтлы районлаштыруга караган тикшеренүләр үткәрелә (В.Н.Сементовский, Н.И.Воробьёв, А.П.Дедков, А.В.Ступишин һ.б.).

XX йөз ахырыннан геоэкологик юнәлеш — кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән табигый күренешләрнең тизлеген һәм характерын сыйфат һәм сан ягыннан бәяләү билгеләнә.

Әдәбият

Дедков А.П. Избранные труды. К., 2008.