Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1609 кв.км. Үзәге – Эстәрлебаш авылы (Уфа шәһәреннән 182 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 18670 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10958 кеше (2002 елда – 12,5 мең кеше).

Районда егерме бер – татар, биш – башкорт-татар, бер – татар-чуаш, бер – рус-башкорт-татар авылы бар. Иң зур татар авылы: Тәтер-Арыслан (2010 елда – 996 кеше). Татарларның күпчелеге (50% тан артыгы) район үзәгендә яши.

Иң әүвәл нигезләнгән авыллар: XVIII йөз уртасында Каргалы бистәсеннән күчеп килүчеләр нигезләгән Айдарәле, Яшергән, Ибрай.

Татар җәмгыяте тормышы

Революциягә кадәр төбәк татарлары һәм башка мөселман халыкларның зур дини үзәге – Эстәрлебаш мәдрәсәсе була; шагыйрьләр М.Акмулла, Ш.Зәки, Г.Чокрыйның хезмәт эшчәнлеге шушы мәдрәсә белән бәйле, 1913 елда монда академик В.В.Бартольд була.

1906 елда Эстәрлебашта рус-татар, 1909 елда – татар мәктәбе, 1912 елда «Шәрык» китапханәсе ачыла.

1934 елда Эстәрлебаш районында колхоз-совхоз театры оештырыла, музыкаль бизәүче булып Р.Ә.Мортазин эшли.

Хәзерге вакытта районда татар, башкорт һәм рус телләрендә «Эстәрлебаш чишмәләре» газетасы нәшер ителә.

2008/2009 уку елында Эстәрлебаш районының унбер мәктәбендә беренче – дүртенче сыйныфларда укыту татар телендә бара, бишенче – унберенче сыйныфларда татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Район мәдәният йорты каршында «Ядкарь» фольклор коллективы, татар халык театры эшли. Эстәрлебаш районы язучыларының «Илһам чишмәләре» әдәби берләшмәсе эшли.

Күренекле кешеләре

Эстәрлебаш районында сәясәт эшлеклесе М.Х.Солтангалиев, техник фәннәр докторы, язучы З.Л.Зәйнуллин, шагыйрь Ә.М.Синугыл туган.