10 төрне үз эченә ала. Европа, Азия, Төньяк Америка, Австралия, Яңа Гвинеядә таралганнар.

Татарстан территориясендә 1 төре — соры торна (G. grus) бар. Озын муенлы, озын аяклы кош. Басып торучы кошның биеклеге 115–125 см, канат җәеме 2 м га, авырлыгы 7 кг га кадәр. Каурый капламы соры төстә, канат очлары кара диярлек, муенының як-яклары аксыл буй-буй сызыклы. Ботының түбәнге өлеше каурыйсыз. Алгы бармаклары төбеннән үк кыска элпә белән тоташкан, арткы бармагы башкаларына караганда биектәрәк. Койрыгы кыска. Торналар муен һәм аякларын сузып очалар. Көчле быргы тавышы (озынча трахея резонатор булып хезмәт итә) чыгаралар. Күчмә кошлар. Кышларга киткән җирләреннән ТР территориясенә апрельнең икенче ункөнлегендә кайталар. Очып килгәннән соң, гөрләп чакыру чоры башлана. Аулак урыннарда (урман сазлыклары, сазлыклы зиреклекләрдә, елга тугайларында, күл буендагы биек үләнле болыннарда) оялыйлар. 2 йомырка сала, ата кош белән ана кош чиратлашып утыралар. Августта оялардагы кошлар 10–20 шәр булып төркемнәргә берләшәләр һәм азык эзләп кырларга очып китәләр, шунда арыш, бодай, борчак һәм башка культураларның коелган бөртекләрен чүплиләр. Олы кошларның рационына бөҗәкләр, моллюсклар, вак умырткалылар да керә. Кышлар өчен (Көньяк Европага һәм Төньяк Африкага), гадәттә, сентябрьдә очып китәләр. Почмак ясап тезелеп, каңгылдап бик биектә һәм фәкать көндез генә очалар.

ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр.