Биографиясе

1931 елның 19 марты, Уфа шәһәре — 2014 елның 25 сентябре, Мәскәү.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1954), «Башнефть» ҖБдә эшли. 1965 елдан БашНИПИнефть директоры урынбасары. 1975–1981 елларда Мәскәүдә, СССР нефть сәнәгате министрлыгында, министр урынбасары (1977 елдан); 1981 елдан Бөтенсоюз нефть фәнни-тикшеренү институтында, 1986 елдан «Нефтеотдача» тармакара фәнни-техник комплексы генераль директоры урынбасары, 1988 елдан Янучан казылмалар геологиясе һәм эзләнү институты директоры урынбасары.

2005–2007 елларда Бөтенсоюз геология-разведкалау нефть фәнни-тикшеренү институтында (Санкт-Петербург).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть чыганаклары геологиясе, аларны эзләү һәм файдалануга карый.

Хәлимов Урал-Идел буе нефть чыганакларының геологик төзелеш үзенчәлекләрен һәм закончалыкларын ачыклый, углеводород чыгаруның яңа геотехнологияләрен, нефть запасларының классификациясен һ.б. эшли.

Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1971, 1981, 1988). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Геология месторождений высоковязких нефтей СССР. М., 1987 (автордаш); 

Управление запасами нефти. М., 1991 (автордаш); 

Вторичная разработка нефтяных месторождений. СПб., 2006.