Хәзерге заман дөнья фаунасында 7 класска (корсагаяклылар, моноплакофорлар, панцирлылар, улаккорсаклылар, калагаяклылар, башаяклылар һәм ике кабырчыклы моллюсклар) бүленә. Күпчелеге диңгезләрдә яши, төче суда һәм җир өстендә яшәүче формалары бар.

Гәүдәләре йомшак һәм лайлалы (икенче исеме шуннан), баш (ике кабырчыклыларда юк), аяк һәм гәүдәгә бүленгән. Аяк гәүдәнең корсак өлешендә һәм үрмәләү, сирәк кенә йөзү өчен хезмәт итә яисә редуцияләшә.

Моллюскларның зурлыгы 1 мм дан (вак корсагаяклылар һәм ике кабырчыклы моллюсклар) 18 м га кадәр (гигант Architeuthis dux кальмары). Гәүдә җыерчыклы тире — мантия белән капланган һәм мантия куышлыгы хасил итә, аның эчендә исә кайбер эчке органнар урнашкан. Мантияның тышкы ягыннан моллюскларның гәүдәсе кабырчык белән капланган (күпчелек төрләрдә ул үсеш алмаган яки бөтенләй юк).

Бу икенчел куышлыклы, чыгышы белән икеяклы-симметрияле хайваннар; күп кенә корсагаяклылар асимметрияле. Нерв системасы таркау-төенле типта, башаяклы моллюскларда кимерчәкле баш сөяге тартмасы белән капланган катлаулы ми була; сулау органнары — саңаклар (җир өсте формаларында мантия куышлыгы үпкә буларак хезмәт итә); кан системасы йомык түгел, йөрәкләре бар; бүлеп чыгару органнары — бөерләр; ашкайнату системасында зур ашкайнату бизе (бавыр) урнашкан; җенси юл белән генә үрчиләр, күпчелеге — аерым җенеслеләр, кайберләре (үпкә корсагаяклылары) — гермафродитлар.

Моллюсклар кембрийгача чорда барлыкка килә, яссы яки аз сегментлы боҗралы суалчаннардан килеп чыккан дип фаразлана. Палеозой һәм мезозой эрасына караган 50 меңгә якын үлеп беткән төре билгеле, алар арасында башаяклы моллюсклар классы вәкилләре аеруча таралган. Татарстан территориясендә аммоноидларның, белемнитларның («шайтан бармаклары») һәм башка казылма моллюсклар кабырчыклары Тәтеш шәһәреннән көньяктарак очрыйлар.

ТРның хәзерге заман фаунасында 2 класс вәкилләре яши — корсагаяклылар яки әкәм-төкәмнәр (Gastropoda) һәм ике кабырчыклы моллюсклар (Bivalvia).

Татарстанда корсагаяклы моллюскларның 90 мең төреннән 150 дән артыгы, шул исәптән 100 гә якыны — җир өстендә, 50 дән артык төре төче суларда яшиләр. Кабырчыгы, гадәттә, спиральсыман бормалы, әмма җир өсте лайлачларының (ТРда 10 га якын төр) кабырчыгы юк. Җир өсте корсагаяклы моллюсклардан кыр лайлачы (Agriolimax agrestis), Deroceras, Arion ыругы лайлачлары, гади гәрәбә (Succinea putris), Cochliopa ыругы әкәм-төкәмнәре таралган.

Казанның нейрофизиология лабораторияләрендә тәҗрибә максатларында һәм һәвәскәрләр тарафыннан эре җир өсте корсагаяклы моллюсклары — ахатина (Achatina fulica) (Африка төре) һәм Россиянең көньяк өлкәләрендә очраучы виноград әкәм-төкәме (Helix pomatia) үрчетелә (күп кенә илләрдә бу җир өсте әкәм-төкәмнәре азык буларак кулланыла).

Татарстанда корсагаяклы төче су моллюскларыннан буа әкәм-төкәмнәре (Lymnaeidae семьялыгы — 13 төр), кәтүкләр (Planorbidae — 16 төр), вальватлар (Valvatidae семьялыгы — 9 төр), тереләй тудыручы моллюсклар (Viviparidae семьялыгы — 2 төр) киң таралган.

Ике кабырчыклы моллюскларның 20 меңгә якын төре билгеле, ТРда — 58. Аларның кабырчыгы арка ягында кушылган ике капкачтан тора. Бары тик су мохитендә генә яшиләр. ТРда бөрчеклеләр (Pisidiidae семьялыгы — 31 төр) шарчык моллюсклар (Sphaeriidae — 13 төр), тешсез әкәм-төкәмнәр (Anodonta — 6 төр) һәм перовицалар (Unio — 4 төр) аеруча күп очрый.

Соңгы берничә унъеллыкта Куйбышев сусаклагычына Кама плесының түбәнге өлешенә кадәр Понт-Каспий ике кабырчыклы тозлы су моллюсклары: елга (Dreissena polymorpha) һәм буг дрейссеналары (D.bugensis), монодакна (Monodacna (Hypania) colorata) үтеп керде.

Ике кабырчыклы моллюсклар судагы бик вак организмнар һәм кисәкчекләр белән туена, шул рәвешле суны арындыруда катнашып, үзләре балыклар өчен азык булып торалар. Лайлачлар кыр һәм бакчага, урман агачларына зыян китерә. Корсагаяклы моллюскларның күп кенә төрләре (Lymnaeidae, Bithyniidae һәм башкалар семьялыгы) паразит суалчаннарның арадаш хуҗалары булып тора.

Элек перловицаларның күп кенә эре төрләрен азык итеп кулланганнар, йорт хайваннарын симертүдә яки төймәләр ясауда файдаланганнар. Сулыклар пычрану сәбәпле, моллюскларның ареалы (аеруча перловицалар һәм тешсез әкәм-төкәмнәр) тарая, һәм алар саклауга мохтаҗ.