Биографиясе

1905 елның 4 мае, Ашхабад шәһәре —  1979 елның 21 октябре, Казан.

1930 елда Казан университетының химия бүлеген тәмамлаганнан соң А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтында, 1931 елдан Казан университетының нәорганик химия кафедрасында эшли.

1934–1946 елларда Казан педагогия институтында.

1946 елдан СССР ФА Казан филиалы Физика-техника институтында, физика секторы, радиоспектроскопия лабораториясе (1947 елдан), радиоспектроскопия бүлеге һәм ЭПР лабораториясе (1965 елдан) җитәкчесе, профессор (1972).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эремәләрдә ЭПРга һәм релаксациягә карый. Козырев ирекле радикалларда ЭПР күренешен ача (1947, бергәләп), ЭПР спектрларында үтә нәзек тәэсирләшүләр чагылышын таба (1948, бергәләп). Тимернең 57Fe изотобы төше спинын билгели (1957, Н.С.Гарифьянов һәм М.М.Зарипов белән бергәләп). «Электрон парамагнитик резонанс» («Электронный парамагнитный резонанс»), М., 1961) монографиясе авторларының берсе, соңыннан бу хезмәт тулыландырылып АКШта, ГДРда, Польшада яңадан басыла.

Иҗади эшчәнлеге

Шигырьләр яза, инглиз һәм француз теленнән Китс, Бодлер һ.б. авторларның шигырьләрен тәрҗемә итә. Козыревның шигырьләре 1994 елда «Казан» журналында басылып чыга. Ф.И.Тютчев иҗатына багышланган тикшеренүләр авторы.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптәнСССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К теории парамагнитной релаксации в перпендикулярных полях // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1947. Т. 17, вып. 12 (автордаш);

Влияние ядерного спина на резонансное парамагнитное поглощение в растворах солей марганца и меди // Докл. АН СССР. 1950. Т. 71, № 5 (автордаш);

Электронный парамагнитный резонанс // Успехи физ. наук. 1957. Т. 63, вып. 3 (автордаш);

Письма о Тютчеве // Литературное наследство. М., 1988. Т. 97.

Әдәбият

Борис Михайлович Козырев // Успехи физ. наук. 1975. Т. 116, вып. 3;

Борис Михайлович Козырев. К., 2004.

Автор — Р.Г.Усманов