Хәрәкәттә Идел буе халыклары (татарлар, чуашлар, марилар, мордвалар һ.б.) да катнаша.

Кузгалыш Донны һәм Идел буен колачлый.

XVII йөзнең икенче яртысында крепостной изүнең көчәюе, социаль каршылыкларның кискенләшүе нәтиҗәсе булып тора.

С.Т. Разин, В.Р. Ус, Ф. Шелудяк җитәкчелегендә оештырыла.

1667–1669 да Разин ярлы казаклар һәм качак крәстияннәр отряды белән Каспий яр буендагы шәһәрләргә талау походлары («за зипунами») оештыра.

1670 елның язында Разин гаскәре Иделгә юнәлә. Май – июньдә баш күтәрүчеләр Царицын, Әстерхан шәһәрләрен алалар. Августта Саратов, Самара шәһәрләре Разин ягына күчә. Сентябрьдә Разин гаскәре Семберне камап ала.

Татарлар хәрәкәте

Татарлар хәрәкәте Идел буендагы башка халыклар хәрәкәте белән бер үк вакытта башлана. Алар баш күтәрүчеләргә килеп кушылалар һәм разинчыларның күп кенә сугышларында катнашалар.

1670 елның сентябрендә Сембер һәм Зөя өязләренең баш күтәргән татарлары башкалар белән бергә Алатырь шәһәренә һәм өязенә аларны «бөлдерү өчен» барырга җыеналар. Чыганакларда Сембер һәм Корсун тирәләрендә хәрәкәт итүче казаклар, татарлар, чуашлар һәм мордвалардан торган алты мең кеше турында мәгълүматлар бар.

1670 елның 19 сентябрендә татарлар Саранск шәһәрен алуда катнашалар. Соңрак Саранскидан Арзамас шәһәрен штурмлауга руслар, татарлар һәм мордвалардан торган отряд юнәлә; Арзамас янында сугышкан 15 мең баш күтәрүченең берничә меңе татарлар була.

1670 елның 20–27 сентябрендә баш күтәргән татарлар кенәз Ю.Н. Барятинскийның Сембергә ярдәм өчен җибәрелеп, камалуда калган гаскәрләрен Колангы авылы, Карлы елгасы, Корысадак дигән татар һәм Поклоуш исемле мордва авыллары янында тоткарлыйлар. Семберне штурмлауда Зөя морзалары һәм татарлары катнаша.

Цивильск шәһәре янында төрле өязләрдән җыелган татарлар катнашындагы баш күтәрүчеләр отряды хәрәкәт итә (җитәкчеләре арасында – Зөя татары Алмакай, морза Күлдәбәков).

Керенск һәм Козьмодемьянск шәһәрләрен яулаган баш күтәрүчеләр арасында да татарлар була. Хөкүмәт отрядларына каршы Темников һәм Кадом татарлары сугыша.

Разин тарафдарлары кузгалыш файдасына актив агитация алып бара. Баш күтәрүчеләр, өндәмәләр җибәреп, халыкны үзләренә кушылырга чакыралар. Х. Карачурин язган шундый өндәмәләрнең берсе Казан һәм Казан өязе татарларына җибәрелә.

Баш күтәрүчеләрне мөселман руханиларының бер өлеше яклый. Болын ягында грамоталарны аркадашлары белән Иштирәк абыз тарата. Ул морзаларны, татарларны һәм чуашларны Разинны якларга чакыра.

1670 елның октябрендә Разин гаскәре Сембер тирәсендә җиңелүгә дучар була. Разин казаклар төркеме белән Донга әйләнеп кайта.

1671 елның апрелендә С. Разин кулга алына, июньдә Мәскәүдә җәзалап үтерелә.

Казан губернасының Цивильск, Чабаксар һәм Ядрин өязләре баш күтәрүчеләре 1671 елның башына кадәр көрәшне дәвам итәләр.

1670 елның ноябре-декабрендә хөкүмәт гаскәрләре разинчылар тарафыннан яуланган Идел буе шәһәрләрен яңадан үз кулларына алалар. 1671 елның ноябрендә хөкүмәт гаскәрләре Әстерханны яулый. Кузгалыш бастырыла.

Чыганак

Крестьянская война под предводительством Степана Разина: сборник документов: в 4 т. М., 1957–1976.

Әдәбият

Порфирьев С.И. Разинщина в Казанском крае. Казань, 1916.

Фирсов Н.Н. Разиновщина как социологическое явление народной жизни. М., 1920.

Фирсов Н.Н. Разин и разиновщина. Пугачёв и пугачёвщина. Казань, 1930.

Губайдуллин Г.С. Несколько слов об участии татар в народных движениях XVII века // Вестник Научного общества Татароведения. 1930. № 9–10.

Степанов И.В. Крестьянская война под предводительством Степана Разина в Среднем Поволжье // Ученые записки Ленинградского университета. 1956. Вып. 24.

Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI–XIX вв.). Казань, 1999.

Автор – И.Р. Вәлиуллин