Һәркайда таралган. Берничә йөз төре билгеле, Европада — 35 тән күбрәк төр. Татарстан территориясендә, нигездә, Gyraulus, Planorbis, Anisus һәм Planorbarius ыругларыннан булган 20 гә якын төре очрый. Еш очраучы төрләр: мөгезсыман кәтүк (Planorbarius corneus), гадәти кәтүкләр (Pl. planorbis) һәм бормалы кәтүкләр (A. con­tortus).

Төп үзгәлеге — бер яссылыкта спиральсыман бормалы кабырчык булу. Мөгезсыман кәтүктә ул аеруча зур — кызгылт-көрән төстәге кабырчыгының диаметры 32 мм га кадәр җитә. Кайбер кәтүкләр 7–8 әйләнешле кабырчыктан (Pl. complanatus) тора. Күп кенә төрләрендә кабырчык бормаларының уртасыннан үтүче киль бар. P. vortex кәтүге үтә күренмәле диярлек юка кабырчыклы, аның аша эчке органнарны да күрергә мөмкин. Башында парлы юка кармавычлары бар, алар төбендә күзләр урнашкан. Аяклары яссы киң булганлыктан, су асты предметлары буенча хәрәкәтләнергә сәләтле, суда — өске каплану пәрдәсе буенча йөриләр. Һаваны мантия тышчаларыннан барлыкка килгән үпкә куышлыгына җыеп, атмосфера һавасын сулыйлар. Кайбер төрләрендә аеруча һава җитмәгәндә сулыш алуда катнашучы гади саңаклар сакланган. Үсемлек һәм хайван азыгы белән тукланалар, су үсемлекләре һәм ташлар өслегеннән вак хайван һәм бактерияләр белән бергә яшел куныкны кыра яки үсемлек өлешләре белән туена.

Кәтүкләр бентос белән тукланучы балыклар өчен азык булып тора.

Күп кенә төрләре аквариумнарда үрчетелә.

Кан имгеч суалчан яки шистозомалар (Schistosomum bovis) кеше паразитының арадаш хуҗалары булып яши.