10 нан артык төре билгеле, Татарстан территориясендә ике: күпрәвешле дрейссена (D. polymorpha) һәм Буг дрейссенасы (D. bugensis).

Дрейссена кабырчыгы яшькелт-сары төстә, 3-5 см озынлыкта, алгы өлеше очланган. Личинкалары – иркен йөзүче велигерлар. Су асты предметларына беркетелү өчен махсус сыекча (биссус) бүлеп чыгаручы бизләре белән башка кабырчыклы моллюсклардан аерыла. Күлләрдә, елгаларда, сусаклагычларда 1,5-2 м тирәнлектә яши. Тирәнрәк үтүгә кабырчык үсеше өчен кирәкле кислород һәм кальцийга кытлык, ләм комачаулый. Үрчемле, нык булулары аркасында дрейссеналар, колонияләр барлыкка китерә (1 м2 га 16 мең хайван).

Бер моллюск тәүлегенә 10 литр суны үткәрә. Ишле булганга күрә, сулыкларның суын яхшы чистарталар.

Дрейссеналар колонияләре гидротехник корылмаларның - су агызгычлар, торбалар эшен кыенлаштыра.

Дрейссеналар күп кенә балыклар өчен азык булып хезмәт итәләр.