80 меңгә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә 50 гә якын (авыр ачыкланучы бөрчеклеләр – Pisididae семьялыгын исәпләмичә) төре яши. Иң күп таралганнары – тешсез әкәм-төкәмнәр, дрейсеналар, перловицалар, шаровиклар, бөрчеклеләр.

Бу төркем моллюсклары өчен арка ягында кушылган ян кабырчыклы ике капкач, шулай ук баш һәм кыргычлы йоткылык редукциясе хас. Суда яши. Пластинкалы саңаклар пары (пластинкасаңаклылар – Lamellebranchia исеме шуннан) ярдәмендә сулыйлар. Суны йөзмә кисәкчәләрдән чистартуда актив катнашып, фильтрация ысулы белән тукланалар.

Эре ике кабырчыклы моллюсклар – азык буларак, перловицалар һәм тешсез әкәм-төкәм кабырчыклары төймәләр җитештерүдә кулланыла.