Ике кабырчыклылар классының иң кечкенә төрләре, гәүдә озынлыгы 20 мм га (еш кына 5 мм) кадәр җитә. Кабырчыгы озынча түгәрәк яки йомыркасыман. Агымсулы һәм агымсыз сулыкларда таралган. Бөрчеклеләрнең систематикасы җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән, шунлыктан ТР территориясендә төрләрнең төгәл саны билгесез. Гадәти төрләре – Р. amnicum, P. nitidum, Euglesa henslowana, E. casertana.

Балыкларга азык булып торалар.