Биографиясе

1946 елның 8 августында Уфа шәһәрендә туган. М.Н.Арслановның улы.

Уфа сәнгать училищесен (1966), Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (1978) тәмамлый; М.М.Курилко-Рюмин, М.Н.Пожарская шәкерте.

1966 елдан Уфа театрларында сәхнә рәссамы. 1978 елдан Башкорт опера һәм балет театрында эшли, бер үк вакытта театр декорациясе остаханәсе белән җитәкчелек итә, Уфа сәнгать институтының нәкышь факультетында укыта.

1980–1982 елларда СССРның Зур академия дәүләт театрында рәссам-стажер. Уфа рус драма театрының (1983–1987), Башкорт опера һәм балет театрының (1987–1990 һәм 1995 елдан), Уфа яшь тамашачылар театрының (1990–1993) баш рәссамы булып эшли.

Рәссамнар берлеге (1977), Театр эшлеклеләре берлеге (1980), Театр рәссамнары, архитекторлары һәм техникларының халыкара оешмасы (АКШ, 1983 елдан) әгъзасы.

Иҗаты

100 дән артык спектакльне бизи; алар арасында Башкорт опера һәм балет театрында куелган әсәрләрдән Оберның «Фра-Дьяволо» (1966), Ш.Гуноның «Фауст» (1978), П.И.Чайковскийның «Евгений Онегин» (1981) һәм «Пиковая дама» (1996), Р.Мортазинның «Давыл» (1979), З.Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» (1987), «Карын Түрә» (2005), Х.Әхмәтовның «Нәркәс» (1994) опералары; Ф.Әмировның «1001 кичә», Р.Хәсәновның «Курай турында риваять», Р.Паулсның «Сестра Керри», 1980 еллар) балетлары; башка театр сәхнәләрендә куелган әсәрләрдән: М.Н.Ермолова исемендәге Мәскәү драма театрында Л.Петрушевскаяның «Лестничная клетка» (1982), Уфа «Нур» татар академия театрында К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» (1994), Башкорт академия театрында М.Фәйзинең «Асылъяр» (1999), Әлмәт татар драма театрында М.Кәримнең «Җырланмаган җыр» (2000) драмалары бар.

Тематик жанрдагы рәсемнәр, пейзажлар һәм портретлар авторы («Метаморфозалар», «Мутацияләр», «Чүлмәк сатучы», «Коры-сары җыючылар» (1990 еллар), «Минем шәһәрем» серияләре (1994–2000), театр декорацияләре эскизлары).

Күргәзмәләре

«Прага квадрасы – 1975», Россия театр рәссамнарының Югославиядә үткән күргәзмәләрендә (Новый Сад, 1979; Белград, 1987), кино рәссамнары күргәзмәләрендә (Варшава һәм Хельсинки, 1984), Испаниядә (Барселона, 1994) һәм АКШта (Сиэтл, 1994) уздырылган төркем күргәзмәләрендә, бөтенсоюз һәм бөтенроссия театр һәм кино сәнгате күргәзмәләрендә (1972 елдан), «Социалистик Урал» (1974 елдан), Санкт-Петербургтагы ТАТАРТ (1991) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1986, 1994–1996, 1999, 2002, 2003 елларда Уфа шәһәрендә күрсәтелә.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Мәскәүдә А.А.Бахрушин исемендзге Үзәк театр музеенда һәм М.И.Глинка исемендәге музейда, М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда (Уфа шәһәре), чит илләрдәге шәхси җыелмаларда (Испания, АКШ) саклана.

Әдәбият

Айзенштат О. Художники театра к 60-летию образования СССР // Советские художники театра и кино. М., 1983.

Хасанова Э. Рифкат Мухамедович Арсланов. Сценография. Живопись: Персоналия. Уфа, 1998.

Арсланов Рифкат Мухамедович // Выставка произведений художников-сценографов Республики Башкортостан: Каталог. Уфа, 2000.

Художники Советской Башкирии: Справочник. Уфа, 1979.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова