Тарихы

1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Семён Головино исеме белән телгә алына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәчет (1898–1906 елларда төзелә, совет хакимияте вакытында анда клуб урнаша, 1998 елда сүтелә), мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1199,9 дисәтинә тәшкил итә.

1914 елда авыл янында тимер юл салына, станция, тукталыш платформасы төзелә. 1954 елда икенче тимер юл салына.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Каенсар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда авылда Бөре елгасы буенда бут ташыннан унлап тимерче алачыгы төзелә, анда тимер әйберләр чүкеп ясала һәм базарда сатыла.

1930 елда авылда “Кызыл яшьләр” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Маяк” колхозы (Байлангар авылы) составына керә, 1996 елда “Каенсар” ышанычлылык ширкәте (Каенсар авылы) оештырыла, 2002 елдан – “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла (Исхак байның ике катлы йортында урнаша, 1989 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1931 елдан, 1989 елдан мәктәп белән бер бинада урнаша), клуб (башта – мәктәп белән бер бинада, 1950 елдан элекке мәчет бинасында урнаша, 2008 елда яңа бина төзелә), китапханә (1934 елдан – мәктәп белән бер бинада, 1955 елдан – авыл советы бинасында, 2008 елдан яңа бинада урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (1939 елдан элекке мулла йортында, 1984 елда яңа бина төзелә, 2008 елдан яңа күп функцияле үзәк бинасында), мәчет (1995 елдан) бар.

Клуб каршында “Наз” һәм “Язгөлем” (икесе дә – 2003 елдан) хореография коллективлары эшли.

1966–1988 елларда ветеринария участогы була. Төзекләндерелгән 5 чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Р.Ф.Миңнемуллин (1991 елда туган) – гер спорты буенча авыр үлчәүле спортчы, Россия чемпионы;

Ф.Ш.Миңнемуллин (1966 елда туган) – гер спорты буенча авыр үлчәүле спортчы, тренер, спорт остасы, дөнья чемпионы.

Халык саны

1782 елда – 58 ир-ат;
1859 елда – 325,
1897 елда – 542,
1908 елда – 718,
1920 елда – 620,
1926 елда – 726,
1938 елда – 766,
1949 елда – 661,
1958 елда – 593,
1970 елда – 608,
1979 елда – 494,
1989 елда – 378,
2002 елда – 388,
2010 елда – 390,
2017 елда – 400 кеше (татарлар).