Биографиясе

1954 елның 13 августында Мари АССРның Звенигово районы Красногорск поселогында туган.

1976 елда Казан университетын тәмамлый.

1976–1980 елларда системаларны программалаштыру конструкторлык бюросында (БССР, Гомель шәһәре), 1980 елдан Казан педагогия институтында.

1988–1991 елларда Россия Фәннәр Академиясенең Казан гыйльми үзәгенең Механика һәм машиналар төзелеше институтында.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре газларның чикләре хәрәкәтчел өлкәләрдә нәсызыкча тирбәнешләрен санча модельләштерүгә карый.

Ябык торбада газ баганасының нәсызыкча тирбәнеше үсешен тикшерә, сыеклык күләмендәге шарсыман газ күбекләре динамикасы моделен эшли. Урта агымнарны һәм дулкыннарны, газ пульсациясен беренче мәртәбә санча модельләштерә.

Хезмәтләре

Экспериментальное и численное исследование акустических течений около объёмных резонаторов // Прикладная математика и техническая физика. 1997. Т. 38, № 6.

Нелинейные колебания газа в закрытой трубе при непериодическом движении поршня // Известия РАН. Механика жидкости и газа. 1998. № 2.

Динамика пузырька газа в центре сферического объема жидкости // Доклады РАН. 1999. № 2.