- РУС
- ТАТ
архитектор, педагог, рәссам
1890 елның 16 феврале, Пенза губернасы, Түбән Ломов өязе Плёсс авылы – 1926 ел, Казан.
1913 елда Казан сәнгать мәктәбен тәмамлый һәм эшләр башкарырга хокуклы техник дәрәҗәсе ала.
1913–1915 елларда Дәүләт банкының Казан бүлекчәсе өчен бина төзелешендә архитектор В.А.Трифоновның ярдәмчесе була.
1915–1916 елларда Казан дары заводында (хәзер В.И.Ленин исемендәге фәнни-җитештерү предприятиесе) район прорабы булып эшли.
1918–1919 елларда – Казан шәһәр идарәсендә шәһәр технигы, шул ук вакытта Казан югары ирекле сәнгать остаханәләрен тәмамлый (1920 ел). 1920–1921 елларда шул остаханәләр эшләре буенча вәкаләтле вәкил.
1922 елдан Казан архитектура-техника институты (соңрак – Казан архитектура-сәнгать остаханәләре) ректоры, бер үк вакытта Татарстан дәүләт биналары комитетында проектлаштыру бюросы мөдире, шулай ук 1924–1926 елларда ТАССР инженерлык-төзелеш идарәсе архитекторы булып эшли.
ТатЛЕФ (Татарский левый фронт искусства) әгъзасы (1925 ел).
Зобнин йорты (1914 ел), совет хакимияте елларында Казан шәһәрен үстерү буенча төзелгән беренче схемалар (1924–1926 еллар), М.Вахитов (1921 ел) һәм Халыклар дуслыгы һәйкәлләре (1924–1926 еллар, сакланмаганнар) авторы.
Автор – Т.Р.Закирова.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.